В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәүлек дәвамында ике авария бригадасы эшли
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь). Декабрь башыннан бирле «Метроэлектротранс» МУП электр транспорты хезмәте тарафыннан кардан 196 тукталыш чистартылган.
Юл хуҗалыгы хезмәте хезмәткәрләре 130 км трамвай юлын, җиде борылыш элмәген, шәһәр буенча – 66, трамвай депосы территориясендә 48 уклы күчерү җайланмасын кардан чистартканнар.
Чистартуда дүртәр кар җыю вагоны һәм махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән: тракторлар, фронталь йөк төягечләр, үзбушаткычлар. Җир өсте транспортының юл хуҗалыгы хезмәтенең ике авария бригадасы тәүлек әйләнәсе эшли.