Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.01.2022, 16:33

19 гыйнварда Казанда буран, бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килүе көтелә

Автомобильчеләрдән юлларда игътибарлырак булырга сорыйлар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). 19-нчы гыйнварда Татарстанда һәм аның башкаласында һава шартларының начарлануы көтелә. Тәүлек дәвамында республикада бураннар һәм көчле кар явачак. Юлларда кар көртләре барлыкка киләчәк.

Төнлә Казанда -2дән -4 градуска кадәр һава температурасы булачак, кар, томан, буран һәм бозлавык фаразлана. Көндез начар һава шартлары сакланачак, һава температурасы 0 дән алып -2 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Татарстанның кайбер районнарында көчле җилле буран көтелә, ул секундына 20 метрга кадәр җитәчәк һәм күз күреме 1-2 км га кадәр начарая.

Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искә төшерә. Юлларда сак булырга, бигрәк тә каршы як полосага чыгудан тыелырга кирәк. Куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрү, ә 7 яшькә кадәрге балаларны махсус креслоларда йөртү сорала.

Җәяүлеләргә дә сак булырга кирәк - юлны бары тик махсус билгеләнгән урында светофорның рөхсәт ителә торган сигналына гына чыгарга кирәк, ә караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элементларны куллану сорала.

Барлык яңалыклар