В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Казандагы аномаль җылы һава торышы белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). Татарстан башкаласында аномаль җылы һава торышы аркасында «Казан» гаилә үзәге янындагы боз шәһәрчеге ябык килеш кала бирә. 19-нчы гыйнварда иминлекне тәэмин итү максатларында мәйданчык килүчеләр өчен ачык булачак.
Территориядә ватылган боз блокларын сүтү һәм аларны яңаларына алыштыру эшләре башкарылачак. Боз шәһәрчеген ачу турындагы карар һава шартларына карап кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Һава температурасы күтәрелү сәбәпле, шәһәрчек 16-нчы, 17-нче һәм 18-нче гыйнварда эшләми.
Исегезгә төшерәбез, Республикада һәм аның башкаласында бу ял көннәрендә синоптиклар уңай температура һәм бераз явым-төшем фаразлый.