В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электр уты берничә сәгатькә бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь). 19-нчы сентябрьдә Казанның Авиатөзелеш, Вахитов, Киров, Мәскәү, Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда вакытлыча ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр электр утын Авиатөзелеш районында түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр: Белинский ур., 8, 8а, 10, 12, Индустриаль ур., 9, 11, 11а, 13, 15, Социалистическая ур., 7, 9, 11, 12/16, Тимирязев ур., 3, 3а (мәктәп-интернат), Челюскин ур., 8, 10, 12, 14.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының түбәндәге адреслары буенча урнашкан йортлары утсыз калачак: Чехов ур., 4, 6в (поликлиника).
8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Киров районында түбәндәге адреслар буенча электр утын сүндерәчәкләр: Большая ур., 2, 4, Краснококшайск ур., 162, 164, Полевая ур., 24, 28, 30, 36, Урак һәм Чүкеч ур., 22, 24, 24а, 26, 28, 31, Фабрика ур., 4, Чкалов ур., 1, 7, 7б.
8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Мәскәү районы йортларында ут булмаячак: Г.Коләхмәтов ур., 17, 19, 21, 23.
8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Идел буе районы йортлары электрсыз калачак: Даурия ур., Рихард Зорге ур., 47, 47а, 49, 50, 53, 57/29, 10, Мәүлетов ур., 9, Оренбург тракты, 2, шулай ук түбәндәге адреслар буенча урнашкан шәхси сектордагы йортларда: 2-нче Отар, 4-нче Отар, 5-нче Нокса тыкрыгы, 5-нче Отар тыкрыгы, 6-нчы Нокса тыкрыгы, 6-нчы Отар, Дорожная, Заветная, Менделеев, Молдавия, Серле.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районында Айтматов урамы буенча урнашкан 13-нче номерлы йортта, шулай ук Кече Дәрвишләр бистәсендә урнашкан йортларда утны сүндерәчәкләр: Березовая, Вишневый сад, Ослан, Школьная.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.