Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.10.2019, 11:34

19-нчы октябрьдә Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре «Татарча диктант» акциясендә катнашачак

Татар телендә диктантны 100-гә якын хезмәткәр язачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). 19-нчы октябрь көнне Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре «Татарча диктант» бөтендөнья акциясенә кушылачак. Татар телендә диктантны Башкарма комитетның 100-гә якын хезмәткәре язар, дип көтелә. Алар өчен текстны җырчы һәм татар эстрадасы җырлары авторы Илназ Сафиуллин укыячак.

«Татарча диктант» белем бирү акциясе дөрес язу һәм әдәби татар телен белү белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Анда татар телен башлангыч дәрәҗәдә белүче һәм татар телендә иркен сөйләшүче кешеләр катнаша ала.

Исегезгә төшерәбез, ел саен «Татарча диктант» акциясендә Россиянең 50-дән 60-ка кадәр төбәге, шулай ук чит илләрдә яшәүчеләр актив катнаша. Быел беренче тапкыр акциядә Кытай, Швеция, Венгрия, Яңа Зеландия, Италия халкы катнашачак, ә Төркия мәйданчыкларның санын бишкә кадәр арттырачак.

Татарстанда акциягә мәктәпләр, шәһәр яшьләр берләшмәләре, шулай ук быел диктант үткәрү өчен 4 мәйданчык бүлеп биргән Мөселманнарның Диния нәзарәте кушылачак. Шулай ук Казанда диктантны югары уку йортларында һәм иҗтимагый оешмаларда (КДМУ, КДЭУ, КДИК, Халыкара сервис көллияте, КХТИ, «Түбәтәй» рестораны һәм башкаларда) язачаклар. Татар теленнән диктантны филология фәннәре докторлары һәм профессорлар тикшерәчәк.

Белем бирү акциясенең һәр мәйданчыгында диктант текстын атказанган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре һәм башка танылган кешеләр укыячак.

Диктант нәтиҗәләрен, үткәргәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча, акциянең рәсми сайтында урнаштырачаклар.

Барлык яңалыклар