В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция дүртенче тапкыр үткәрелә һәм ул Россиянең 60 регионында һәм башка илләрдә яшәүчеләрне берләштерә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь, Ксения Швецова). 19-нчы октябрьдә «Татарча диктант» дип аталган белем бирү акциясе узачак. Анда Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр генә түгел, ә башка илләрдә яшәүчеләр дә катнашачак. Казанда акциядә катнашучылар Фәүзия Бәйрәмова һәм Газиз Мөхәммәтшин әсәрләреннән өзекләр язачаклар, дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма Комитетының яшьләр иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.
Ел саен «Татарча диктант» акциясендә Россиянең 50-дән 60-ка кадәр төбәге актив катнаша, дип билгеләп үтте Л.Мөслимова. Татарстанда акциягә мәктәпләр, шәһәр яшьләр берләшмәләре, шулай ук быел диктант үткәрү өчен 4 мәйданчык бүлеп биргән Мөселманнарның Диния нәзарәте кушыла.
Быел беренче тапкыр акциядә Кытай, Швеция, Венгрия, Яңа Зеландия, Италия халкы катнашачак, ә Төркия мәйданчыкларның санын бишкә кадәр артачак, дип өстәде спикер. «Телне үстерү өчен анда сөйләшү генә түгел, смс - хәбәрләрдән алып фәнни эшләргә кадәр дөрес язу да мөһим»,-диде Л.Мөслимова.
Быел диктант өчен ике текст сайланды: Фәүзия Бәйрәмованың «Болын» повестеннән һәм Газиз Мөхәммәтшинның «Исәнмесез, аккошлар!» повестеннән өзекләр, дип сөйләде КФУ доценты, филолог Гөлназ Мөгътәсимова. «Без көндәлек сүзләр кулланыла торган текстларны сайлыйбыз, – дип билгеләп үтте ул. - Һәм без акциядә катнашучыларның күбесендә бу сүзләрдә хаталар күзәтелмәвенә бик шат».
Диктантка бер көн кала акциянең рәсми сайтында грамоталылыкны тикшерү өчен файдаланылачак текстлар, бланклар һәм бәяләү критерийлары урнаштырылачак. «Һәр оештыручы сайтка керә һәм мәгълүматларны тикшерә ала. Язганнан соң 30 көн дәвамында сайтта билгеләр урнаштырылачак. Катнашучылар үз балларын карый һәм сертификатларны бастыра алачак», - дип сөйләде Л.Мөслимова.
Акция 13.00 сәгатькә планлаштырылган. Рәсми сайтта туры килә торган мәйданчыкны табарга һәм диктант турындагы мәгълүмат белән танышырга мөмкин.