19 ноябрьдә Башкарма комитетның утырышлар залында бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының чираттан тыш III сессиясе узачак. Утырыш 10:00 да башлана.
Депутатлар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышачак:
2025 елда Татарстан Республикасы Казан шәһәре территориясендә төзелә торган территориаль сайлау комиссияләре составына сайлау комиссияләренең хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзаларының кандидатуралары буенча тәкъдимнәре турында.
«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәдәният идарәсе» муниципаль казна учреждениесе турында» Казан шәһәре Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
2006 елның 23 августындагы 36-11 номерлы «Вознесенск» территориаль иҗтимагый үзидарәсе чикләрен билгеләү турында» Казан шәһәре Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
«Офицерлар берлеге» территориаль иҗтимагый үзидарәсе чикләрен билгеләү турында.
2025 елның 26 марттагы 5-37 номерлы «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең иҗтимагый советы турында» Казан шәһәре Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Казан шәһәренең Иҗтимагый советы әгъзалары составының 1/3 өлешен раслау турында.
2018 елның 6 июнендәге 7-27 номерлы «Казан шәһәрендә гавами тыңлауларны һәм иҗтимагый фикер алышуларны оештыру һәм уздыру тәртибе турында» Казан шәһәре Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә территорияләрдән фактта файдалануның территориаль зонасы («Мирный»торак массивы) чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында.
Махсус табигатьне саклау, ял итү һәм башка кыйммәтле әһәмияттәге территориаль зона чикләрен үзгәртү өлешендә Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында (Экотехнопарк, 1 өлеш).
Махсус табигатьне саклау, ял итү һәм башка кыйммәтле әһәмияттәге территориаль зона чикләрен үзгәртү өлешендә Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында (Экотехнопарк, 2 өлеш).
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә урта катлы торак төзелеше территориаль зонасы һәм шәхси һәм блокланган торак төзелеше зонасы (Аркылы Гривка ур.) чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында.
Социаль ипотека программасы буенча торак урыннары алуда кичекмәстән ярдәмгә мохтаҗ Казан шәһәре халкы турында.