Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.06.2020, 11:39

Казанда коронавирусның 19 яңа очрагы теркәлгән

Барлык пациентлар инфекциялеләр белән элемтәдән соң авырый башлаган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 54 яңа очрагы теркәлгән. 16 кеше хастаханәгә озатылган, 38-е өйдә дәвалана - аларда авыру симптомсыз яки җиңел формада уза.

Барлык пациентлар инфекциялеләр белән элемтәдән соң авырый башлаган, дип хәбәр итә «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгы. Авыручылар арасында 7 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 18 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 14 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 11 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 4 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.

19 кеше - Казанда, 10 кеше - Яр Чаллыда, 3 кеше - Түбән Кама районында, 2-шәр кеше - Әлмәт, Әтнә районнарында, берәр кеше Актаныш, Әлки, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Саба, Тукай, Чирмешән, Ютазы районнарында яши.

11-нче июньгә Татарстанда СОVID-19 авыруының 3774 очрагы теркәлгән. 2785 кеше савыккан, шул исәптән 18-е узган тәүлектә. 978 кеше әле дә дәвалану уза. Шул ук вакытта Татарстанда СОVID-19ның 11-нче үлем очрагы расланды - Әлмәттә 1976 елда туган кеше вафат булды.

Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә инфекция белән авыруның 8 мең 779 яңа очрагы расланган. Шул рәвешле, илдә барлыгы 502 мең 436 кеше авырый. 261 мең 150 кеше савыккан, 6 мең 532 кеше үлгән.
Барлык яңалыклар