В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә COVID-19 белән чирләгән 68 татарстанлы терелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 35 яңа очрагы расланды, бер очрак - читтән алып керү очрагы, калганнары - контактлы. 10 авыру хастаханәгә озатылган, 25 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, авыручылар арасында - 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 6 кеше бар, 15 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 4 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 9 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 1 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
Авыручыларның күпчелеге - 19 кеше - Казанда, 4 кеше - Яшел Үзән районында, өчесе - Яр Чаллыда, икесе - Актаныш районында, берәр кеше - Апас, Әтнә, Бөгелмә, Югары Ослан, Кукмара, Нурлат һәм Тукай районнарында.
11-нче июльгә Татарстанда 4964 СОVID-19 авыруы теркәлде, 3835 кеше савыкты, шул исәптән 68-е - узган тәүлектә.
Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 6611 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, илдә авыру очраклары саны 720 мең 547-гә җиткән. 497 мең 446 кеше сәламәтләнде, 11 мең 205 кеше үлде.