Тәүлек эчендә республикада 6 кеше сәламәтләнде.
Фото: Денис Гордийко
Авыручылар арасында бер кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 13 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 7 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 3 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, бер кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
19 кеше - Казанда, 3 кеше - Лаеш районында, берәр кеше - Бөгелмә, Югары Ослан, Питрәч районнарында яши.
25-нче сентябрьгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 7112 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 6005 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 6 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 7212 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә пандемия чорында 1 млн 136 мең 48 кеше авырган, 934 мең 146 кеше сәламәтләнгән, 20 мең 56 кеше үлгән.