Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.05.2019, 08:44

19 майда Казанда суднолар моделе спорты буенча Татарстан беренчелеге узачак

Беренчелектә Казанны В.Чкалов исемендәге Балалар техник иҗаты үзәге һәм Авиатөзелеш районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге командалары тәкъдим итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май). 19-нчы майда «Черек күл» паркы акваториясендә мәктәп укучылары арасында радиоидарәле модельләр буенча суднолар моделе спорты буенча Татарстан Республикасының ачык беренчелеге узачак. Ярышлар ике яшь категориясендә уздырылачак: 13 яшькә кадәрге балалар арасында, 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары арасында.

Беренчелектә Казанны В.Чкалов исемендәге Балалар техник иҗаты үзәге һәм Авиатөзелеш районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге командалары тәкъдим итәчәк. Ярышларда Әлмәт, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы һәм республиканың башка муниципалитетлары командалары катнашачак.

Җиңүчеләрне берничә номинациядә билгеләячәкләр. Шулай итеп, «Корабларның һәм судноларның радио белән идарә ителә торган модельләре» номинациясендә фигуралы курсны радио буенча идарә итә торган модель белән узу планлаштырыла. «ЭКО эксперт» классының узыш радиоидарәле модельләре» номинациясендә җиңүчене берничә модельне бер үк вакытта узышу нәтиҗәләре буенча өчпочмаклы дистанция буенча билгеләнәчәкләр. «Фигуралы курсның тиз йөрешле радио белән идарә ителә торган модельләре» номинациясендә махсус дистанцияне минималь вакыт эчендә узу планлаштырыла.

Ярышларны ачу 9.00 сәгатьтә башлана, беренче стартлар сыйныфлар буенча 9.30 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге.

Шуны да өстәп үтик: судомодель спорты – республикада балалар техник иҗатының иң популяр юнәлешләренең берсе. Укучылар уку елы дәвамында корабльләр һәм суднолар модельләре ясыйлар, ә җәй җитү белән төрле ярышлар үткәрәләр.

Барлык яңалыклар