Вакансияләр ярминкәсе 10.00-нан 12.00-гә кадәр үткәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март). 19-нчы мартта Казанның Мәскәү районында вакансияләр ярминкәсе узачак.
Килүчеләр шәһәр предприятиеләрендәге буш эш урыннары турында белә, эшкә урнашуда ярдәм ала, кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре мәсьәләләре буенча фикер алыша алачак.
Вакансияләр ярминкәсе 10.00-нан 12.00-гә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Гагарин ур., 46. Керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтеләчәк. Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 564-40-89, дип хәбәр ителә ТР Мәшгульлек дәүләт хезмәте порталында.