В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр үткәрелү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). 19-нчы июньдә Казанның Зур һәм Кече Дәрвишләр бистәләре йортларында, шулай ук өлешчә Дәрвишләр бистәсендә су булмаячак. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр үткәрелү белән бәйле.
Су белән тәэмин итү 19-нчы июньнең 9.00 сәгатеннән 20-нче июньнең 6.00 сәгатенә кадәр Кече һәм Зур Дәрвишләр бистәләренең барлык йортларында да туктатылачак. Дәрвишләр бистәсендәге түбәндәге адреслар буенча су бетәчәк: Липатов ур., 1, 2, 2а, 3, 3а, 4, 4а, 5, 9/28, Совет ур., 20, 22, 22а, 25, 27, Энтузиастлар ур., 1, 2.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар халыктан килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, телефон: +7 (843) 231-62-60.