Уңайсызлыклар планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь). 19 июньдә Идел буе районының Мирный бистәсендә ут булмаячак.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр шәхси секторда 5-нче, 6-нчы, 7-нче, 8-нче, 9-нчы Новосельская, Рубежная, 3-нче, 4-нче, 5-нче Рубежная, Рубежный тыкрыгы, 2-нче Рубежный тыкрыгы урамнарында ут булмаячак.
Уңайсызлыклар электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.