Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.07.2022, 17:00

19 нчы июльдә Казанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Көндез һава 24 градуска кадәр җылыначак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче июль). Якын көннәрдә Татарстан һәм аның башкаласы аша төньяк-көнбатыш циклонның актив фронтлары узачак. Шуның аркасында көндез һәм кичке сәгатьләрдә көчле яшенле яңгырлар явачак, җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Иртәгә, 19 нчы июльдә, Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән коеп яңгыр явачак. Боз белән яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Көндез иң югары температура 22-24 градус, төнлә 16-18 градус җылы булачак.

Татарстанда шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән көчле яңгыр булачак, яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә булачак. Көндез яңгырлы һәм җилле һава торышы сакланачак. Төнлә һаваның минималь температурасы +15-20 градуска кадәр, көндез һава +27 градуска кадәр җылыначак.

20 нче һәм 21 нче июльдә, циклон төньякка күчкәч, республика аның тыл өлешендә булачак. Төнлә явым-төшем ихтималы зур түгел, көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Температура сизелерлек төшәчәк – 20 нче июльдә төнлә – +11 дән +16 градуска кадәр, 21 нче июль төнендә – +9 дан +14 градуска кадәр. Көндезге сәгатьләрдә һава +25 градуска кадәр җылыначак.

22 нче һәм 23 нче июльдә шулай ук һава торышының тотрыксыз характеры сакланачак, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар көтелә. Төнлә +11 дән +16, көндез +27 градуска кадәр җылы көтелә, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Барлык яңалыклар