В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларга әзерлек һәм үткәрү белән бәйле.
Фото: Марат Мөгыйнов
Шулай итеп, 19 нчы майның 18:00 сәгатеннән 20 нче майның 19:00 сәгатенә кадәр Пушкин урамының К.Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәрге өлешендә, Театр урамының Дзержинский урамыннан Большая Красная урамына кадәрге (муниципаль парковкаларны да кертеп) участогы транспорт хәрәкәте өчен өлешчә чикләнәчәк. Шулай ук бу чорда К.Маркс урамының Пушкин урамыннан Театр урамына кадәрге участогында транспорт чараларының муниципаль парковкалары ябылачак.
20 нче майда көн дәвамында Комсомол урамы буенча – Яруллин урамыннан Декабристлар урамына кадәр, Кремль урамы буенча – Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр, Пролетар урамы буенча (Түбән Заречье дамбасы) – Декабристлар урамыннан алып Несмелов урамына кадәр, шулай ук Беренче Май мәйданында автотранспорт хәрәкәте ябылачак.