Россия Президенты белән очрашуга 2 меңгә якын массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре аккредитацияләнде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь). 19-нчы декабрьдә Мәскәүнең Халыкара сәүдә үзәгендә Россия Президенты Владимир Путин традицион зур матбугат конференциясе үткәрәчәк. Дәүләт башлыгының журналистлар белән очрашуы 12.00 сәгатькә планлаштырылган.
Чарага Россия һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чараларының 1895 вәкиле аккредитация алды. Аккредитацияләнгән журналистларның тулы исемлеге сайтта урнаштырылган.
Матбугат конференцияләрен «Россия 1», «Россия 24» телеканаллары, Беренче канал, НТВ, шулай ук «Маяк», «Вести ФМ» һәм «Россия радиосы» радиостанцияләре турыдан-туры трансляциялиячәк. Сурдотәрҗемә «Россиянең Иҗтимагый телевидениесе» (ОТР) телеканалының туры эфирында һәм ОТР сайтында башкарылачак, дип хәбәр итә kremlin.ru.
Искәртеп узабыз, узган ел матбугат конференциясенә 1702 Россия һәм чит ил журналисты - ул вакытта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең рекордлы саны - аккредитацияләнде. Әмма быел аккредитацияләнгән затлар саны буенча яңа рекорд куелган.
Дәүләт башлыгы белән ел саен үткәрелә торган матбугат конференцияләре 2001 елдан бирле уздырыла. Кагыйдә буларак, алар берничә сәгать дәвам итә. Әйтик, 2008 елда РФ Президенты журналистлар белән рекордлы вакыт - 4 сәгать 40 минут сөйләште. Ә узган ел матбугат конференциясе 3 сәгать 45 минут дәвам итте, дип хәбәр ителә «Российская газета» сайтында.