Депутатлар 27 мәсьәлә буенча фикер алышырга планлаштыра.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче декабрь). 19 нчы декабрьдә Ратушада дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XIX сессиясе узачак. Утырыш 10:00 сәгатьтә башлана.
Депутатлар 27 мәсьәлә буенча фикер алышачак:
Казан шәһәрендә Туризм үсешенең перспектив юнәлешләре турында;
2023 елга 2024 һәм 2025 еллар план чорына Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең бюджеты проекты турында;
Казан шәһәр Думасының «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында;
Казан шәһәр Думасының закон чыгару инициативасы турында;
Рекреацион территориаль зона (Р2) чикләрен үзгәртү өлешендә Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең мохиткә сизелми торган тискәре йогынты ясый торган җитештерү-коммуналь объектларының территориаль зонасы чикләрен үзгәртү өлешенә үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең мохиткә (П2), күп катлы торак төзелешенең (Т4) җитештерү-коммуналь объектларының территориаль зоналары чикләрен үзгәртү өлешенә үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең транспорт объектларын (Т) һәм җитештерү-коммуналь объектларын (П2) урнаштыруның территориаль зоналары чикләрен үзгәртү өлешенә үзгәрешләр кертү турында;
Социаль ипотека программасы буенча торак урыннары алуда кичекмәстән ярдәмгә мохтаҗ Казан халкы турында;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәрендә муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәне раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының 2021 елның 16 нчы ноябрендәге «Казан шәһәрендә муниципаль торак контроле турындагы нигезләмәне раслау турында»гы 8-11 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының 2021 елның 16 нчы ноябрендәге «Казан шәһәрендә Җылылык белән тәэмин итү объектларын төзү, реконструкцияләү һәм (яисә) модернизацияләү буенча бердәм җылылык белән тәэмин итүче оешма йөкләмәләрен башкаруга муниципаль контроль турында нигезләмәне раслау турында»гы 9-11 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының 2021 елның 16 нчы ноябрендәге «Казан шәһәрендә Автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында нигезләмәне раслау турында»гы 6-11 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының 2009 елның 12 нче декабрендәге «Даими нигездә җирле үзидарә органнары һәм Казан муниципаль органы муниципаль вазыйфаларын биләүче затларның хезмәт хакы күләме һәм шартлары турында» 11-39 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының 2008 елның 18 нче февралендәге «Казан шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмнәрен, айлык һәм башка өстәмә түләүләр күләмен һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибен билгеләү турында»гы 13-28 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының «Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты» муниципаль казна учреждениесе турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе» муниципаль казна учреждениесе турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре Башкарма комитеты органы – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе» муниципаль учреждениесе турындагы» карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре Башкарма комитеты органын – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе» муниципаль учреждениесен гамәлгә кую турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре Башкарма комитеты органын – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе» муниципаль учреждениесен гамәлгә кую турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе» муниципаль казна учреждениесе турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
2023-2025 елларга муниципаль милекне хосусыйлаштыруның фараз планы (программасы) турында;
Казан шәһәре Киров районының 134 нче номерлы сайлау участогы комиссиясе составына кандидатуралар тәкъдим итү турында;
«Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Сайлау комиссиясе» МКУ ликвидация балансын раслау турында;
Казан шәһәр Думасының 2023 елга эш планы турында;
Оештыру мәсьәләсе;
Төрлесе.