В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәүдә 6.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр барачак.
Фото: Денис Гордийко
Шулай ук «Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр соравы буенча ярминкәләр Осиново бистәсендә «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында да оештырылачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казанда, Түбән Камада, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзән районында узган 14 ярминкә нәтиҗәләре буенча миллиард сумнан артык продукция китерелгән һәм сатылган. Шәһәр халкы 1183 тонна ит, 268 тонна сөт, 4 млн данә тавык йомыркасы, 590 тонна он һәм 823 тонна шикәр комы, 23,5 мең тонна бәрәңге һәм башка яшелчәләр сатып алган.
Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12-нче сентябрьдә эшли башлады, алар үз эшен Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Төрле мәйданчыкларда ассортиментның үз үзенчәлекләре бар һәм ул халык ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән.