В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көнне «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасына старт биреләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь). Казан – Аэропорт – Казан юнәлешендәге өстәмә шәһәр яны поездлары 19-нчы декабрьдә хәрәкәт итәчәк. Бу көнне «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасына старт биреләчәк.
Электричкалар түбәндәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк:
Казан – Аэропорт юнәлешендәге 6722-нче номерлы поезд Казан станциясеннән 17.05 сәгатьтә кузгалып китә, Аэропорт станциясенә 17.35 сәгатьтә килә;
Аэропорт – Казан юнәлешендәге 6723-нче номерлы поезд Аэропорт станциясеннән 18.08 сәгатьтә кузгалып китә, Казан станциясенә 18.35 сәгатьтә килә.
Казан – Аэропорт юнәлешендәге 6720-нче номерлы поезд Казан станциясеннән 13.05 сәгатьтә кузгалып китә, Аэропорт станциясенә 13.25 сәгатьтә килә.
Аэропорт – Казан юнәлешендәге 6721-нче номерлы поезд Аэропорт станциясеннән 14.10 сәгатьтә кузгалып китә, Казан станциясенә 14.30 сәгатьтә килә.
Маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), пассажир компаниясе сайтында, «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.