В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель). 19-нчы апрельдә Казанның Киров районындагы кайбер йортларда су бетәчәк. Бу суүткәргечне тоташтыру һәм көйләгеч арматура урнаштыру эшләре белән бәйле.
19-нчы апрельнең 9.00 сәгатеннән 21-нче апрельнең 9.00 сәгатенә кадәр Киров районының түбәндәге адреслары буенча су бетеп торачак: Болотников ур., 9, 11, 13а, 17а, Коләхмәтов ур., 3, 5, 5а,7, 9, 11, 11а, шулай ук Лазарев, Лебяжье, Музыкаль , Зур Мөхәммәтшин, Кече Мөхәммәтшин, Реин урамнары буенча урнашкан йортларда, Сабан., 2, 7б, Солнечная, Солнечный тыкрыгы, Токарь урамнарында һәм Фрунзе 9, 9а корп.1; 11, 13 адреслары буенча.
Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак, дип хәбәр итә “Водоканал”.МУП матбугат хезмәте.