В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кан банкы 84 литрдан артыкка тулыланган.
Фото: rckrt.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Бүген 187 казанлы язгы донорлык акциясендә катнашты. Кан банкы 84 литрдан артыкка тулыланган.
Канны 55 килограммнан артык авырлыктагы 18 яшьтән өлкәнрәк, донациягә каршы күрсәткечләре булмаган шәһәр кешеләре тапшыра алды. Донорлык хәрәкәтенә шулай ук Казанның «Стрела» клубы регбичылары Никита Саютин, Дамир Байбурин, Рамил Йосыпов кушылды, дип хәбәр итә Республика кан үзәге матбугат хезмәте. Рәхмәт йөзеннән донорлар сувенирлар һәм зур булмаган бүләкләр алды.
Акция DonorSearch.org. проекты ярдәмендә «Игелекле Казан» проекты белән берлектә оештырылган.