Ут Вознесенское бистәсендә бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). Иртәгә, 18 гыйнварда, Казанның Совет районында Вознесенское бистәсендә ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнарда ут бетеп торачак: Бишек, Вознесенская, Дуслар, Жаворонковая, Кама, Карлыгач, Нардуган, Радужная, Тузганак, Якташлар.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.