В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласында ел саен уздырыла торган «Аксенов-фест» фестивале башланып китә, алдагы өч көндә чара кунакларын бай эчтәлекле программа көтә
Бүген Казанда 18-нче «Аксенов-фест» фестивале башланып китә. Тантаналы ачылыш чарасы Казан Ратушасында узачак. Бәйрәмдә «Йолдызлы билет» әдәби-музыкаль премиясен тапшыру тантанасы да көтелә. Кичәнең музыкаль өлешен «Машина времени» төркеме җырчысы, талантлы гитарачы Евений Маргулис алып бара.
Бу елгы фестиваль документалистикага багышлана һәм чараның темасы «ДокПроза. ДокКино. ДокТеатр. Одновременно и врозь» дип атала. Өч көн дәвамында – 17 нче сентябрьдән 19 нчы сентябрьгә кадәр шәһәрнең тугыз мәйданчыгында иҗади очрашулар, музыкаль кичәләр, күргәзмәләр, китапларны һәм фильмнарны тәкъдир итү кичәләре оештырылачак. Фестиваль В.П.Аксенов йортында, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, 13, 26, 27 нче номерлы яңартылган шәһәр китапханәләрендә, Казан Ратушасында, Балыкчы бакчасында, Аксенов бакчасында һәм Елмай паркында үтә.
«Аксенов-фест»ка чакырулы кунаклар арасында – күренекле шагыйрьләр, язучылар һәм режиссерлар. Чарага шәрәфле кунаклардан Евгений Попов, Эдуард Веркин, француз язучысы Ив Готье һәм башка сәнгать әһелләре килер дип көтелә.
17 нче сентябрь көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Василий Аксенов иҗатында документалистиканың роле хакында фикер алышачаклар. Режиссер һәм журналист Рәдиф Кашапов «Мон. Аңлашу» фильмын тәкъдим итәчәк. «Моң» театр мәйданчыгында «Луманзе/Кар кызы» спектаклен күрсәтү күздә тотыла. Ив Готье Михаил Пришвин көндәлекләре белән эшчәнлеге һәм үзенең «Возврату не подлежит» дигән яңа романы хакында сөйләячәк.
Аксенов йортында Василий Аксеновка багышланган яңа күргәзмә оештырылачак. Язучы Евгений Попов «Саша. Александр Кабаков и его время» дигән яңа китабын тәкъдир итәчәк. Шунда ук язучы һәм тарихчы Илья Бояшов матур әдәбиятта документ һәм мифның бәйләнеше хакында «Әдәби әсәрдә документ, риваять һәм миф яши аламы?» темасына түгәрәк өстәл үткәрәчәк.
Аксенов бакчасында 19 нчы сентябрь көнне «Александр укулары» дип исемләнгән театральләштерелгән әдәби тамаша көтелә. Казанның әйдәп баручы актерлары Александр Кабаков әсәрләреннән өзекләр укыячаклар. Чарада «Йолдызлы билет» премиясе лауреаты Анна Королева саксофонда уйнаячак. Шул ук көнне Елмай паркында балалар һәм олылар өчен «На полпути к Луне» («Айга ярты юлда») дип исемләнгән музыкаль-әдәби кичә оештырыла. Кич белән исә Балыкчы бакчасында «Сосна чабатасы» фильмы күрсәтелә һәм режиссер, музыкант Рәдиф Кашапов белән очрашу оештырылачак.
Чараның тулы программасы белән Казанның Үзәкләштерелгән китапханә системасындагы рәсми сайтта танышырга була. Һәр кешенең якын арада теркәлеп, фестивальгә кагылышлы чараларда бушлай катнашу мөмкинлеге дә бар.