В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә һәм иртән республикада тагын томанлы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь). Иртәгә, 18 октябрьдә, Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем күзәтелми. Синоптиклар төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил фаразлый. Көндез һава +9-11 градуска кадәр җылыначак.
Республика буенча болытлы һава саклана. Явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил, көндез юнәлешен үзгәртеп, көньяк-көнбатыштан исәчәк. Төнлә һәм иртән республикада тагын томанлы булачак. Төнлә һава температурасы -1 градустан +4 градуска кадәр булачак, көндез – +7-12 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.