Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.02.2022, 15:45

Казанның Совет районында 18 урам-юл челтәре объектын ремонтлау планлаштырыла

2022 елда Карбышев урамында яңа сквер һәм «Светлая долина» паркы барлыкка киләчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль, Ксения Швецова). Быел Казанның Совет районында федераль һәм республика программалары буенча 18 урам-юл челтәре объектын ремонтлау планлаштырыла. Россия тимер юллары белән берлектә «Компрессорный» транспорт-күчеп утыру төенен булдыру буенча эшләр алып барылачак. Моннан тыш, районда йортлар һәм социаль объектлар төзү дәвам итәчәк, яңа парклар һәм скверлар барлыкка киләчәк. Агымдагы елга бу һәм башка планнар турында – шулай ук бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Совет районы администрциясе башлыгы Роман Фәтхетдинов хәбәр итте.

Метроның икенче тармагын, Вознесение трактын һәм «Компрессорный» күчеп утыру төенен төзү

Узган ел Совет районында 649 млн сумлык 28 урам ремонтланган – бу 22 км юл. Быел урам-юл челтәрен яңарту эше өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып калачак, дип билгеләп үтте Р.Фәтхетдинов. Мәсәлән, Вознесение тракты төзелеше аркасында Танкодромнан «Мега» сәүдә үзәгенә кадәр юл 20 минуттан 5 минутка кадәр кыскарачак. «Эшләр бик күп эшләнде. Булачак юл урынында урнашкан милек хуҗалары белән 340 очрашу узды, хәзерге вакытта 84 объектның 52 се алынды. Хәзер төзелеш стадиясе актив дәвам итә, әмма алда эшләнәсе эшләр бик күп әле», – диде Совет районы администрациясе башлыгы.

Быел шулай ук Россия тимер юллары белән берлектә алып барыла торган «Компрессорный» транспорт-күчеп утыру төенен төзү дә планлаштырылган. Ул шәһәр халкына һәм кунакларына эш яки ял урынына уңайлыклар белән барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк.

Иң көтелгән инфраструктура проектларының берсе Казан метросының икенче тармагы булачак. Бүген җир асты эшләре актив алып барыла, параллель рәвештә станцияләр төзелешенә әзерлек бара, шул исәптән искергән җир өсте объектлары да бетерелә, дип хәбәр итте спикер.

Казанлылар өчен яңа җәмәгать киңлеге – Карбышев урамында сквер барлыкка киләчәк

Тулаем шәһәрдәге кебек, Совет районында да яңа парклар һәм скверлар булдыру буенча актив эш алып барыла. Әйтик, узган ел Азинода «Звездный» скверы яңартылды, тагын бер сквер «Привилегия» торак комплексы янында пәйда булды, дип искәртте Р.Фәтхетдинов.

Бу елга планнарда – Карбышев урамында урнашачак «Татарстан төзелеш тармагының йөз еллыгы скверы» төзелеше, дип хәбәр итте Р.Фәтхетдинов. Моннан тыш, «Светлая долина» паркын төзү күздә тотыла, ул әлеге участокны «Лето», «Грин» һәм «Весна» торак комплекслары белән тоташтырачак. «Бу парк-бульвар 3 км озынлыктагы яшел зона булачак», – дип уртаклашты планнары белән район администрациясе башлыгы.

Яшелләндерүгә гадәттәгечә аерым игътибар бирелә: 2021 елда районда 9 меңгә якын агач, 3 меңнән артык куак һәм 515 мең чәчәк утыртылган.

Район икътисады: җитештерелгән һәм сатылган товарлар күләме 62 млрд сумга кадәр артты

Р.Фәтхетдинов 2021 елда икътисадый үсешнең төп нәтиҗәләре белән уртаклашты. Аның сүзләренә караганда, бүген районда 23 меңнән артык оешма исәпләнә, алар 140 меңнән артык эш урыны булдыра. Узган ел предприятиеләр өчен уңышлы булды: җитештерелгән һәм сатылган товарлар күләме артты һәм 62 млрд сумга якын тәшкил итте.

Кече бизнес та үсеш ала – бүгенге көндә, Р.Фәтхетдинов сүзләренчә, районда мондый оешмалар 11,5 мең исәпләнә, ә аларда 45 меңнән артык кеше эшли. Әйләнеш 104,7 млрд сум тәшкил итә.

Торакны актив төзү дәвам итә: узган ел Совет районы территориясендә 32 күпфатирлы йорт төзелгән һәм файдалануга тапшырылган, шул исәптән 4 алданган өлешчеләр йорты. Хәзер район территориясендә торак фондның 53 объекты төзелә. Быел гомуми мәйданы 225 мең кв. метрдан артык булган 27 күпфатирлы йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

«Шәһәр халкы район башлыкларын йөзгә белергә тиеш, һәрвакыт элемтәдә булырга кирәк»

Казан Мэры Илсур Метшин Совет районы администрациясе башлыгы докладын шәрехләп, халык белән актив эшләргә кирәклегенә игътибар итте. «Район башлыгы – хуҗалык эшләре белән генә шөгыльләнүче түгел, ул әле дипломат та, идарәче дә булырга тиеш, – диде И.Метшин. – Район башлыгын халык йөзгә танырга тиеш. Безнең шәһәребездә миллионнан артык кеше исәпләнә, һәрберсенең үз характеры, үз холкы, әмма без барыбыз да бер шәһәрдә яшибез, һәм бер-беребезнең уртак бәхете өчен эшләргә тиеш».

Шәһәр башлыгы шәһәрлеләрнең барлык мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә чакырды. «Эшмәкәрләр, предприятиеләр, социаль учреждениеләр, югары уку йортлары, яшьләр, пенсионерлар белән элемтәгә керергә кирәк, – диде шәһәр башлыгы. – Барлык өметләргә, теләкләргә вакытында җавап бирергә һәм тиз үзгәрә торган дөньяга яраклашырга кирәк».

Р.Фәтхетдинов хәбәр иткәнчә, узган ел эшенә йомгак ясап, администрация хезмәткәрләре һәр микрорайонны 40 критерий буенча бәяләделәр һәм шәһәр халкы белән берлектә аларның рейтингын төзеделәр. «Аңа таянып, без үз бурычларыбызны 2022 елга да, алдагы елларга да формалаштырабыз», – диде ул.

Мэр бу идеяне хуплады: «Бу – безгә игътибарыбызны, шул исәптән шәһәр, республика һәм федераль программалар кысаларында бюджет финанславын дөрес бүләргә мөмкинлек бирәчәк яхшы инициатива».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 07.02.2002
Видеорепортаж
07.02.2022 12:55
Совет районы администрациясе башлыгы 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар турында сөйләде
Барлык яңалыклар