В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәламәтлеге торышы буенча каршылыксыз балигъ булган гражданнар катнаша ала
Казанда 18 ноябрьдә көзге донор акциясе узачак. 55 килограммнан артык авырлыктагы һәм сәламәтлеге торышына каршы килмәгән балигъ яшьтәге гражданнар кан бирә ала.
Иреклеләрне 8:00 дән 12:00 гә кадәр Островский урамы, 69 адресы буенча кабул итәчәкләр. Акциядә катнашучыларны бәйрәм рухы һәм сувенирлар көтә.
Мәйданчыкта теләүчеләр сөяк мие донорлары регистрына керә алачак – бу очракта үз мәгълүматларын регистратурада калдырырга кирәк, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» матбугат хезмәте.
Донация критерийлары турында сылтама буенча белергә мөмкин. Катнашу өчен +7(800)201-86-55 телефоны буенча теркәлү узарга кирәк.
Акция Росплазманың Казан филиалы тарафыннан «Игелекле Казан» белән берлектә DonorSearch.org кан донорлары берләшмәсе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм гражданлык җәмгыяте үсешенә юнәлтелгән ТР рәисе гранты ярдәмендә үткәрелә.