В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә COVID-19 белән авырган 103 татарстанлы сәламәтләнгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). Татарстанда COVID-19 белән авыруының 55 яңа очрагы теркәлгән, шуларның икесе – читтән кайтучыларда, 53-е – контактлы. 28 кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында дүрт балигъ булмаган бала бар, 3 кеше – 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 11 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 5 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 19 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 10 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 3 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
18 кеше – Казанда, 12 кеше – Яр Чаллыда, 8 кеше – Яшел Үзән районында, икешәр кеше – Биектау, Лаеш, Түбән Кама, Тәтеш һәм Чистай районнарында, берешәр кеше – Әлмәт, Апас, Арча, Буа, Югары Ослан, Кама Тамагы һәм Минзәлә районнарында.
25-нче февральгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 17 мең 819 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 14 мең 336 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән, узган тәүлектә 103 кеше.
Коронавируска каршы вакцинаны 73 мең 750 кеше (тәүлеккә үсеш – 1487 кеше), шулардан икенче дозаны 13 мең 620 кеше ясаткан. Вакцина ясатучыларның 46%-ы – 60 яшьтән өлкән булган кешеләр, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 11 мең 198 яңа авыру очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы 4 млн 212 мең 100 кеше авырган, 3 млн 767 мең 664 кеше сәламәтләнгән, 84 мең 876 кеше үлгән.