В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзер шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә әзерлек эшләре бара.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). 18-нче майда Казан паркларында һәм скверларында фонтаннар сезоны башлана. Хәзер шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә әзерлек эшләре бара.
18-нче майда беренче фонтанны Горки-Әмәт урманында эшләтеп җибәрәчәкләр, 19-нчы майда - «Ак чәчәкләр» бульварында һәм Лядской бакчасында, 21-нче майда - Кәрим Тинчурин исемендәге скверда. 27-нче майда Горький исемендәге паркта фонтаннарны расконсервацияләү тәмамланачак, ә 28-нче майда - «Крылья Советов» паркында. 3-нче июньдә шәһәрдә - Түбән Кабан күлендә иң зур фонтанны эшләтеп җибәрәчәкләр.
Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, быел Казан фонтаннарының чираттагы сезоны, коронавирус инфекциясе аркасында, бераз соңрак башланып китәчәк.