В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сеанслар һава торышы яхшы булганда атна саен үткәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). 18-нче майда Кабан күле яр буенда open-air кино күрсәтүләренең яңа сезоны ачыла. Беренче көнне тамашачыларга Татарстанның яшь режиссерларыннан ике кыска метражлы фильм тәкъдим ителәчәк. Картиналарны сугыш темасына үзенчәлекле караш берләштерә.
Кичәдә күрсәтеләчәк беренче кинолента Александр Ширмановның «Июнь азагында таң атканда» хәрби драмасы булачак, аның премьерасы апрель аенда «Казан киносы язы» кысаларында узды.
Программаны режиссер Алиса Галиеваның «Кайтаваз» камера драмасы дәвам итәчәк. Фильмда куе урманда камалышка эләккән гөмбә җыючы турында сүз бара.
«Кабан күле янында кино вакыты» циклын күрсәтү һава торышы яхшы булганда атна саен уздырылачак.
Чара 21.00 сәгатьтә башлана. Фильмны карганнан соң оештыручылар тамашачылар белән аралаша алыр дип көтелә, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясе матбугат хезмәте.