Чара Татарстан Студентлар лигасының туган көненә һәм Кырым һәм Севастопольнең Россия белән кушылу бишьеллыгына багышлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). 15-нче мартта «Мәскәү» мәдәният үзәгендә яшьләр патриотик фестивале узачак. Чара Татарстан Студентлар лигасының туган көненә һәм Кырым һәм Севастопольнең Россия белән кушылу бишьеллыгына багышлана.
Мәдәни үзәк сәхнәсендә Татарстанның әйдәп баручы вокаль һәм хореография коллективлары чыгыш ясаячак. Иң яхшы башкаручылар өчен тамашачылар тавыш бирәчәк. Фестивальдә шулай ук галимнәр, спортчылар, сәясәтчеләр һәм эшмәкәрләр, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре катнашачак, дип хәбәр итә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте республика агентлыгы.
Фестиваль 18.00 сәгатьтә башланыр дип көтелә.