В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә аерым участокларда бозлавык булырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март). 18-нче мартта Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Төнге сәгатьләрдә төньяк-көнбатыштан уртача җил көтелә, көндез ул юнәлешен көньяк-көнбатышка алыштырачак. Төнлә 0 градустан -2 градуска кадәр була, көндез - 6-8 градус җылы. Төнлә аерым участокларда бозлавык булырга мөмкин.
Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0 градус белән -5 градус арасында тирбәләчәк, көндез +4-9 градус җылы булачак. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.