В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә кыска вакытлы яңгыр явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). 18-нче июньдә Казанда алмашынучан болытлы һава булачак. Бүген төнлә урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә, пәнҗешәмбе көндез явым-төшем фаразланмый. Җил - төньяк-көнчыгыштан, уртача, төнлә яшен вакытында тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә температура +13-15 градус, көндез +20...+22 градус булачак.
Гомумән алганда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез явым-төшемнәр фаразланмый. Җил - төньяк-көнчыгыштан, уртача, яшен вакытында тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә температура +11...+16 градус, көндез +19...+24 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.