В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу бик-көйләү арматурасын урнаштыру белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль). 18 июльдә Вахитов районының берничә йортында тәүлек буе су булмаячак. Бу яңа төзелгән объектның бик-көйләү арматурасын урнаштыру белән бәйле.
18 июль 9.00 сәгатьтән 19 июль 9.00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак:
Некрасов ур. (11 номерлы йорттан кала, барлык йортларда);
Маяковский ур., 17, 19, 21, 23а, 27;
Пушкин ур., 8, 8а, 10, 12, 14.
Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак. “Водоканал” МУП уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм кирәкле су запасларын алдан кайгыртырга киңәш итә.