Килүчеләр «Леди и бродяга», «Вам и не снилось» һәм «Служебный роман» кинокартиналарын карый алачак.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәрлеләр «Леди и бродяга», «Красавица и чудовище» мультфильмнарын, «Вам и не снилось», «Римские каникулы», «Служебный роман» һәм «Ла-Ла Ленд» фильмнарын карый алачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Киномарафон 10:00 сәгатьтә башланачак һәм шугалакны ябуга кадәр барачак. 15:00 сәгатьтә шугалакны чистарту өчен тәнәфес планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, шугалакта үз тимераякларың белән шуарга яки аларны арендага алырга мөмкин. Шәһәрлеләр өчен 400 пар тимераяк әзерләнгән.