Җил – төньяк-көнбатыштан, көчле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). 18-нче августта Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Бүген төнлә бераз яңгыр явачак. Җил – төньяк-көнбатыштан, көчле, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә +8-10 градус, көндез +15-17 градус булачак.
Республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр явачак. Җил – көньяк-көнбатыштан, көчле, урыны белән тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +6-11 градус, көндез +13-18 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.