Барахолкага керү һәм катнашу бушлай.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август). 18-нче августта Казанда «Ак чәчәкләр» бульварында балалар барахолкасы узачак. Аңа барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
Барахолкага өстәл уеннары, кием-салым, иҗат өчен төрле җыелмалар һәм башка балалар әйберләрен китерергә мөмкин. Барлык товарлар да чиста һәм яхшы хәлдә булырга тиеш.
Барахолкага керү һәм катнашу бушлай. Нидер сатарга яки алыштырырга ниятләүчеләргә сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Чара 11.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.