В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручыларның 68-е Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь). Татарстанда 176 яңа COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтарылган, калганнары – элемтә аша. 40 кеше хастаханәгә озатылган, 136 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – 68 Казан кешесе, 27 кеше – Чистай районыннан, 26 кеше – Чаллы районыннан, 6-шар кеше – Зәй, Саба районнарыннан, 5 кеше – Әлмәт районыннан, 4-шәр кеше – Биектау, Алабуга, Түбән Кама, Норлат районнарыннан, 3 кеше – Аксубай, Питрәч, Тукай районнарыннан, 2-шәр кеше – Чүпрәле, Лениногорск районнарыннан, берәр кеше – Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Лаеш, Минзәлә, Мөслим, Тәтеш, Теләче, Чирмешән районнарыннан.
26-нчы октябрьгә Татарстанда 29 мең 883 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 24 мең 748 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 112 кеше – узган тәүлектә. Барлыгы 1 млн 441 мең 976 кеше вакцинацияләнгән (үсеш – 15 мең 276), шулардан 1 млн 10 мең 598 кеше икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә 36 мең 446 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 8 млн 316 мең 19 кеше авырган, 7 млн 213 мең 584 кеше сәламәтләнгән.