Профилактик рейд кичә шәһәрдә узды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Кичә узган профилактик рейд нәтиҗәләре буенча Казан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автомобиль пыялаларын тонировкалау кагыйдәләрен бозган өчен 176 административ материал төзегән.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.5 маддәсенең 3.1 өлеше буенча 500 сум штраф һәм алгы ян тәрәзәләрне 10 тәүлек эчендә тәртипкә китерү таләбе күздә тотылган 144 материал төзелгән. РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.3 маддәсенең 1 өлеше буенча, ягъни кабат бозган өчен – 2 материал. Россия Федерациясенең суд тәҗрибәсеннән чыгып, бу очракта 15 тәүлеккә административ кулга алыначак. Рейд шәһәр территориясендә 8.30-15.00 сәгатьләрдә узды.
«Тәгәрмәчле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында» техник регламенты җил пыяласының, алгы ян пыялаларның һәм алгы ишекләрнең (булган очракта) пыялаларының яктылык үткәрүе 70%-тан да ким булмаска тиеш, дип белдерә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлегенең пропаганда бүлегендә билгеләп үтүләренчә, яктылык үткәрү ГОСТ таләпләренә туры килмәсә, пыялаларны үтә күренмәле төсле пленка белән каплау да таләпләргә туры килмәскә мөмкин һәм машина йөртүчеләрне Законны бозмаска өнди.