Юлларда бозлавык саклана.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Бүген төнлә Казанда һава температурасы минус 12-14 градус тәшкил итәчәк, аязганда минус 17 градуска кадәр җитүе ихтимал. Көндез минус 6-8 градус булуы көтелә.
Татарстанда сишәмбегә каршы төндә минус 12-17 градус булачак, аязганда һава температурасы минус 19-24 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы минус 5-10 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.