Татарстанда тәүлек эчендә барлыгы 33 инфекцияле кеше ачыкланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Татарстанда 33 яңа СОVID-19 авыруы теркәлгән, барысы да контактта. 19 кеше хастаханәгә озатылган, 14 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 17 кеше – Казанда, 5 кеше – Чаллыда, 4 кеше – Бөгелмә районында, берәр кеше – Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Лаеш, Минзәлә һәм Спас районнарында яши.
14-нче майга Татарстанда COVID-19 авыруының 20 мең 944 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 923 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 55-е – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлектә коронавирус белән авыруның 9462 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 922 мең 901 кеше авырган, 4 млн 537 мең 634 кеше сәламәтләнгән, 115 мең 116 кеше үлгән.