Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.12.2023, 18:06

17 метрлы чыршы, спектакльләр һәм күргәзмәләр: Гавами урыннар ишегалдында яңа ел ярминкәсе ачылды

Мәйданчык 15 нче гыйнварга кадәр эшләячәк

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь). Казан Кремленең ишегалдында яңа ел ярминкәсе ачылды, ул 15 нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Мәйданчыкта ТР башкаласы халкы һәм кунаклары сыйлар һәм сувенирлар сатып алудан тыш, тамашалар, күргәзмә дә карый һәм төрле активлыкларда катнаша алачак.

Вакыйгалар программасы 25 нче декабрьдә башлана. Тамашачыларга «Кыш бабайның төше» һәм «УхПухлар аждаһаны эзли» спектакльләрен күрсәтәчәкләр. Гыйнварда биредә мини-цирк чыгышлары, перформанслар, балалар тамашалары, яшь башкаручыларның концертлары һәм башка күп нәрсәләр узачак.

Кремль диварының камораларында «Миф – ул чынбарлык» күргәзмәсе ачылган инде. Хәзерге рәссамнардан җиде инсталляция авторларның миф темасына заманча тормыш парадигмасында уйлануларын күрсәтә. Кунаклар экспозиция буенча экскурсиядән файдалана ала, аларның берсе рус ишарәләр теленә тәрҗемә ителәчәк.

Мәйданчыкны 17 метр биеклектәге яңа ел чыршысы бизәп тора. Аның дизайнында татар милли орнаментларын һәм традицион бизәк формаларын күрергә мөмкин. Биредә шулай ук балкып тора торган эскәмия-йолдызчыклар урнаштырылган, ә Консистор манарасының бер канатында – «Ай» арт-объекты, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар