В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда 200-гә якын спортчы катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март).17-нче мартта бөтен илдән чаңгычылар Казанга Red Bull Супер 100 спринтер чаңгы ярышына киләчәк. Ярышлар Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында үтәчәк. Ярышларда 200-гә якын спортчы катнашачак.
Ул ике этаптан торачак. Башта барлык катнашучылар да квалификация дистанциясен – 100 метрны узачак, шуннан соң иң яхшы 30 спортчы төп ярышларга чыгачак. Ярышлар 17.40 сәгатьтә башлана.
Ярышларның финал өлеше 19.00 сәгатьтә старт ала һәм ясалма яктыртылыш белән узачак. Катнашучылар, алдан бүленгәнчә, 6 кешеләп йөгерә башлаячаклар.
Мондый ярышлар Казанда беренче тапкыр уза, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.