Төнлә урыны белән кар, юеш кар явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). 17-нче мартта Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә -3-5 градус, аязганда -8 градуска кадәр, көндез +4-6 градус булачак. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.
Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кар, юеш кар явачак. Җил - төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка күчүчән, көндез секундына 15 метрга кадәр тизлектә. Төнлә температура -2-7 градус булачак, аязганда - минус 12 градуска кадәр, көндез +1-6 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.