В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чәршәмбе көнне ТР башкаласында һава температурасы 23-25 градус җылы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). Якындагы тәүлектә Татарстанда һәм аның башкаласында алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнге сәгатьләрдә Казанда һава температурасы 13-15 градус, республика буенча – 11-16 градус җылы булачак.
17-нче июльдә көндез Татарстанда һәм Казанда кыска вакытлы яңгыр көтелә, республика буенча – яшен булуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан салмак җил. Яшен вакытында җилнең 15-18 метрга кадәр кыска вакытлы көчәюе мөмкин.
Чәршәмбе көнне көндез Казанда һава 23-25 градуска кадәр, Татарстан буенча – 21-дән 26 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.