Белгечләр хайваннарга ветеринария хезмәтләре комплексын бушлай күрсәтәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). Казанда этләрне бушлай вакцинацияләү һәм стерильләштерү мобиль пункты эшен дәвам итә. 17-нче июль көнне белгечләр Идел буе районы Салмачы һәм Отар бистәләренә чыгуны планлаштыра.
Мобиль пунктта ветеринария хезмәтләре комплексы күрсәтеләчәк – вакцинация һәм стерильләштерүдән тыш, дүртаяклыларга ветеринария паспорты биреләчәк, ә хуҗасының теләге һәм сайлавы буенча йә чип кертәчәкләр, йә колагына тамга асачаклар.
Кабул итү 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр тере чират тәртибендә алып барылачак. Салмачы бистәсендә яшәүчеләрне Мир урамы, 6а адресы буенча урнашкан административ бинага, Отар бистәсенә – Калинин урамы, 60а адресы буенча урнашкан мәдәният йортына чакыралар.
Исегезгә төшерәбез, мобиль пункт шәһәр бистәләрендә Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча эшли башлады. Йорт хайваннарын бушлай вакцинацияләү һәм стерильләштерү буенча беренче ике акция 3-нче һәм 10-нчы июль көннәрендә Совет районының Вознесение һәм Идел буе районының Отар торак массивларында узды. Өстәвенә, хайваннарны стерильләштерү өчен белгечләргә өч кеше генә мөрәҗәгать иткән булса, Отарда инде 55 гариза кергән.
24-нче июль көнне – Авиатөзелеш районының Северная бистәсенә, 31-нче июльдә – Авиатөзелеш районының Кадышево бистәсенә, 7-нче августта Совет районының Константиновка бистәсенә чыгачак. Күченү графигы һәм мобиль пунктларның урнашуы гражданнар мөрәҗәгатьләреннән чыгып төзеләчәк. Гаризаларны торак-коммуналь хуҗалык комитетында +7(843)590-04-26 телефоны буенча калдырырга мөмкин.