В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Мэры кушуы буенча оештырылган мобиль пункт шулкадәр кирәкле булып чыкты ки, аның маршрутына төзәтмәләр кертергә туры килде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль, Ксения Швецова). Казанда июль башында шәһәр Мэры Илсур Метшин кушуы буенча оештырылган этләрне вакцинацияләү һәм стерильләштерүнең бушлай мобиль пункты эшен дәвам итә. Киләсе шимбә, 17-нче июль көнне, Салмачы һәм Отар бистәләрендә яшәүчеләр йорт хайваннарын вакцинацияли һәм стерильләштерә ала, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
Йорт хайваннарын бушлай вакцинацияләү һәм стерильләштерү буенча беренче ике акция 3-нче һәм 10-нчы июль көннәрендә Совет районының Вознесение һәм Идел буе районының Отар торак массивларында узды. Өстәвенә, хайваннарны стерильләштерү өчен белгечләргә өч кеше генә мөрәҗәгать иткән булса, Отарда исә 55 гариза кергән. Мобиль пунктта 23 хайванга операция, 27 хайванга вакцина ясалган дип хәбәр итте И.Гыйниятуллин.
«Ихтыяҗ югары булу сәбәпле, бу шимбәдә акцияне берьюлы ике урында уздыру турында карар кабул ителде: Салмачыда, планлаштырылганча, һәм Отарда – узган юлы кабул итәргә өлгермәгәннәр өчен, – дип хәбәр итте ул. – Исегезгә төшерәбез, акция көчекләр тууын контрольдә тотуны тәэмин итүгә, хайваннарның популяциясен киметүгә юнәлдерелгән. Бу бик мөһим, чөнки барлык хуҗалар да үз этләрен контрольдә тотып бетерә алмый, һәм дөньяга кирәкмәгән көчекләр туа, алар еш кына урамда яши».
«Этне вакцинацияләргә кирәк, чөнки авыру хайванның йортсыз калу мөмкинлеге күбрәк, кирәкмәгән көчекләр дә еш кына ташлана», – дип килеште аның белән Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Аннан соң, 24-нче июльдә, мобиль пункт Авиатөзелеш районының Северная бистәсенә, 31-нче июльдә Авиатөзелеш районының Кадышево бистәсенә, 7-нче август көнне Совет районының Константиновка бистәсенә юл тотачак. Күченү графигы һәм мобиль пунктларның урнашуы гражданнар мөрәҗәгатьләреннән чыгып төзеләчәк. Гаризаларны Торак-коммуналь хуҗалык комитетында +7(843)590-04-26 телефоны буенча калдырырга мөмкин.
Әмма этләрне стерильләштерү һәм приютта сукбай этләрнең яшәү шартларын яхшырту өстендә эшләү бу проблеманы тулысынча хәл итмәячәк. Моның өчен вәзгыятьне өйрәнергә һәм белгечләрне җәлеп итәргә кирәк. «Без үзебез өчен бу проблеманы, халыкара тәҗрибәне тирәнтен өйрәнүгә һәм хайваннарны яклаучылар, биологлар, этләрне заводлаучылар, иҗтимагый оешмалар белән диалогта хәл итү юлларын эзләүгә кечкенә генә тайм-аут алабыз», – дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.