В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен алдан язылу кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы сентябрь). 17 нче һәм 24 нче сентябрьдә «Ак чәчәкләр» бульварындагы паркның иҗади остаханәсендә математика буенча түләүсез дәресләр узачак. Дәресләрне математика укытучысы, төп дәүләт имтиханнарына һәм БДИга әзерлек буенча белгеч Розалия Әхмәтшина үткәрәчәк.
Бу көннәрдә 15.00 дән 15.50 гә кадәр 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары «Рациональ һәм иррациональ тигезләмәләрне чишү» темасына дәрес тыңлый алачак, ә 16.00 дән 16.50 гә кадәр турыпочмаклы өчпочмакны чишү буенча дәресләр булачак.
8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары өчен дәресләр 17.00 сәгатьтә башлана. 17:50 гә кадәр укучылар өлешләрне өйрәнәчәк, ә 18:00 дән 18:50 гә кадәр гомуми төрдәге өчпочмакларның нәрсә икәнен беләчәкләр.
Дәресләрдә катнашу өчен алдан теркәлү кирәк. Дәресләргә +7 (937) 004-99-42 телефоны буенча язылырга мөмкин, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.