В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электр уты Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында сүндереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август). 17-нче һәм 18-нче августта Казанның өч районында ут булмаячак.
17-нче август 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Киров районында утны түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр: Горсовет ур., 29, Дежнев ур., 1 (67-нче номерлы мәктәп), Аркылы Базар ур., 57 (тулай торак), 59 (тулай торак).
8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Мәскәү районында электр энергиясе түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Бондаренко ур., 33, Декабристлар ур., 8, 10, Солдат ур., 3, Чистай ур., 1, 3, 3а (376-нчы номерлы балалар бакчасы), 5, 7.
Шулай ук шимбә көнне 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районында электр утын түбәндәге адреслар буенча сүндереп тору планлаштырыла: Әмирхан пр., 23, Меридиан ур., 11, 12, 14, Четаев ур., (155-нче номерлы гимназия), 58, 60, 60а (99-нчы номерлы балалар бакчасы), 62, 66, Ямашев пр., 61, 67.
18-нче августта 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Киров районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Адмиралтейство ур., 1-17, Горсовет ур., 29, Дежнев ур., 1 (67-нче номерлы мәктәп), Кече Мәскәү ур., 17 (30-нчы номерлы балалар бакчасы), 24-37, Аркылы-Базар ур., 57 (тулай торак), 59 (тулай торак), Урицкий ур., 4-12, Клара Цеткин ур., 28.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.