В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һәр мөрәҗәгать итүче эшкә урнашу өчен юллама ала һәм укыту программалары турында белә ала.
Фото: Марат Мөгыйнов
Эш эзләүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләреннән эшкә урнашу өчен юлламалар ала, хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре, өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча мәшгульлек хезмәте белгечләре белән киңәшләшә алачаклар.
Вакансияләр ярминкәсе 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Журналистлар урамы, 13а адресы буенча узачак. Тулырак мәгълүматны +7(843) 273-90-86 телефоны аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.